Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Артист булу җиңелме" интеллектуаль уен.

     2016 елның 17 нче гыйнвары көнне Күпербаш авыл китапханәсендә Россиядә игълан ителгән Кино елы уңаеннан , "Артист булу җиңелме?" исемле интеллектуаль уен оештырылды. Уен төрле конкурслардан гыйбарә иде. Алар арасында төрле тематик "сыннар" уйлап табу да, әкият геройлары булып киенү дә, тизәйткечләр уены да, шигъри әсәрләрне төрле-төрле хәлләрдә сөйләп карау да, сорауларга җавап бирү дә бар иде. Шулай ук китапханә фондындагы "Дарья" журналлары битләрендәге артистлар турындагы язмалар белән танышып чыктык. Балаларның булган белемнәренә яңалары да өстәлде. Ю.Никулин, Л. Ярмольник , Е.Волкова кебек кино актерларының тормышларыннан берникадәр мәгълүмат белән таныштык. Укытучыларына пародия дә ясап карадык. Гомумән, уен күңелле һәм  белем, практик яктан әһәмиятле булды дип саныйм. Балалар да артист булуның бер дә җиңел эш түгеллегенә төшенделәр. Ул бик күп белем һәм тәҗрибә, ә иң мөһиме-зур теләк таләп итә.