Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Алтмышка җитсен бала, ана өчен һаман да бала" библиокичә.

      Еллык планда октябрь аена "ХӘЯТ" хатын-кызлар оешмасының чираттагы очрашуын "Алтмышка җитсен бала,ана өчен ул һаман да бала"дигән атама белән, гаиләдәге буынара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә багышлау планлаштырылган иде. Бу масса-чара өлкәннәр декадысына туры китерелеп, библиокичә формасында уздырылды. Авыл мәдәният йорты белән берлектә кечкенә генә чәй өстәле дә әзерләнде. Кичәгә авылыбызның абыстае да чакырылды. Чарага тематик китап күргәзмәсе дә әзерләнде, аның китаплары, авторлары белән таныштырып, тәкъдим ителде. Буынара мөнәсәбәтләр тематикасы классик әдәби әсәрләрдә дә зур урын алып тора. Шуны исбатлап ,М.Мәһдиевнең "Каз канаты" романыннан , Ш.Камалның "Бер картның тойгылары" хикәясеннән өзекләр укылды, Т.Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" видеоспектакленнән өзек күрсәтелде. Аннары сүзне абыстаебыз алды. Ул миллилек, гореф-гадәтләр, шаҗәрәләр, тарих турында кызыклы фикерләр әйтте, вәгазьләр сөйләде.

      Кичәбез матур эчтәлекле, тирән мәгънәле итеп оештырылды, әһәмиятле темаларга  кагылды.