Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

29 ноябрь- Рәсәйдә әниләр көненә багышланган"Киң күңелле сабыр әниләр" исемле бәйрәм кичәсе

       29.11.2015 көнне авылыбызда "Киң күңелле сабыр әниләр" исемле бәйрәм кичәсе уздырылды. Кичә матур җыр-биюләр белән алып барылды, әниләребезгә багышланган матур шигырьләр белән баетылды. Кичәдә балалар башкаруында С.Сөләйманованың "Яшь ана",Ф.Яруллинның"Әнкәй тирбәтә бишек",С.Зыялының "Әнием карашлары",Х.Туфанның "И хатын-кыз" һәм башка шигырьләр яңгырады.Кичәбез шулай ук күңелле конкурслар белән чиратлаштырылып алып барылды. Бигрәк тә татар халкының "Түбәтәй" исемле көйле-биюле уены барысына да хуш килде. Китапханәдә әниләр, хатын-кызлар өчен хатын-кыз әдибәләренең "Хатын-кыз дустыма" исемле китаплар күргәзмәсе,Х.Туфан шигыре юлларына аваздаш "И хатын-кыз, искерсә дә җирдә дәвер-гасыр, нәфислегең синең өр-яңа" исемле периодик язмалар күргәзмәсе төзеп тәкъдим ителде. Бәйрәм кичәсеннән барысы да шат күңел, бәйрәмчә кәеф,рәхмәт хисләре белән таралышты.