Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

библиотөн "Сәнгать берләштерә"

     "Сәнгать берләштерә" акциясе кысаларында 3.11.2015 көнне Әдәбият елыннан Кино елына күчүне күздә тоткан библиотөн үткәрелде. Мероприятие  А.Кононовичның "Тетушки" кинофильмын карап, аның буенча кино сәнгате турында гомуми бер нәтиҗә ясауны максат итеп куйган иде. Чөнки һәрбер кино сюжеты нинди дә булса вакыйгага нигезләнеп иҗат ителә, күп вакытта бу исә әдәби әсәр була. Шуңа күрә "сәнгать" киң мәгънәне үз эченә ала, җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә дә  кагыла дигән нәтиҗәне чыгардык та.  Авыл китапханәсенең тормышындагы бу яңа төрле эш формасы балаларга бик ошады.Чөнки өәрбер катнашучы үз фикерен әйтә алды һәм алар барысы да дөрес.