Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Беләзегем-йөзегем"-тарихи сәгать

     Татар хатын-кызлары турында "Үзен күргәнче,тавышын ишетәсең",дип әйтә торган булганнар. Төрле бизәнү әйберләрен татар хатын-кызлары да бик яратып кабул иткәннәр. Бүгенге чарада шуларның берсе-беләзек турында сөйләштек. "Беләзегем-йөзегем" исемле электрон презентациядә аз гына тарихка,кызыклы мәгълүматларга тукталып үттем. Төрле ташлар,аларның көче турында интернеттан алынган материалларны тәкъдим иттем. Хатын-кыз үзе дә- матурлык тудыручы. Авылыбызның бәйләү остасы бүгенге чарабызга бәйрәм төсмере бирде. Үзе бәйләгән матур уенчыклары белән шаккатырып, аларны катнашучыларга бүләк итте.Чарабыз күңелле үтте.