Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Туган телем-әнкәм теле"-балалар иртәсе.

      Күпербаш авылы мәдәният хезмәткәрләре ,авылыбызның балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә, туган тел көненә багышланган "Туган телем-әнкәм теле" исемле балалар иртәсе уздырдык. Чарага әзерләнгәндә эчтәлеген исеменә туры китерергә тырыштык. Шуңа күрә бәйрәмдә бишек җырын җырладык, бала юаткычлар,бармак уеннары кебек милли мирасыбызны яктырткан төрләрне сайладык. Балалар булган җирдә уенсыз булмый. Халкыбызның милли "Түбәтәйле","Капкалы","Яулык салыш" кебек хәрәкәтле-көйле уеннарын рәхәтләнеп уйнадык. Балаларга бигрәк тә нык тәэсир иткәне "Туган тел" җырын башкару булды. Күп телләр белү-дәрәҗә,үз телеңне белү-бурыч!