Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

М.Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә"әсәрендә туган ягым тарихы-китап укучылар конференциясе.

      "Торналар төшкән җирдә"-автобиографик әсәр. Гөберчәк авылы Казиле авылы белән "ут күршеләр". Әсәрдә Казиле авылына кагылышлы урыннар бар. Ә геройларының берсе-Гариф абый,Гөберчәк авылы кияве, авторның яратып искә алган кешеләренең берсе. Казиле авылында яшәүчеләр арасында ,чынлап та, Гариф абыйны күреп белгән,якыннан аралашкан кешеләр яши әле. Алар фотосын да эзләп табарга,кызы белән аралашырга да мөмкинлек тудырдылар. Иң югары әдәби премияга лаек булган бу әсәрнең герое авылдашың булу горурлык хисе тудыра. Танылган язучыбызның күрше авылында шулай ук яратылып өлгергән язучы,шагыйрь Г.Гатауллин турында да искә алып үттек. Аның иҗаты,тормыш юлы турында өйрәнеп мәгълүмат туплаган 4 класс кызы Харрасова Гүзәл дә бик матур чыгыш ясады. Авылыңның,авылдашларыңның тарихын белеп үсү -бик әһәмиятле,зарур. Бүгенге чарада без шул үсешкә үзебездән дә өлеш керттек һәм моның белән горурланабыз.