Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Сугышта да мәхәббәткә урын бар"-шигырь уку сәгате.

        М.Җәлилнең лирик әсәрләренә багышланган бу чарада аның "Сөеклемә", "Сөю", "Иркәм", "Кыз теләге" һ.б.ш. шигырьләре укылды. Язылу даталары-1943 елның төрле айлары. Муса бу вакытта фашистлар кулында төрмәдә була. Әмма аның күңелендә мәхәббәт кебек бөек хискә һәрвакыт урын бар. Бу хисләрен ул шигырь юлларына салып,безнең буынга матур истәлек итеп калдырган.