Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Алтын туй-олы мәхәббәтнең чагылышы ул"-бәйрәм кичәсе.

     Алтын туйларын билгеләп үтүче бу парларның  матур даталары республикабызның тарихи юбилей датасы елына да туры килде. Шул уңайдан, авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре, районыбыз җитәкчелеге ярдәмендә, бу чараны зуррак масштабта-авыл күләмендә уздырыга булды. Юбилярларны туганнары, якыннары белән беррәттән, районыбызның башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Р.Мөхетдинов,  "Көнчыгыш" территориаль җәмгыятьчелегеннән Р.Г.Сафин, Арча ЗАГСның әйдәп баручы белгече А.Г.Камаева да тәбрикләделәр,матур теләкләрен җиткерделәр,район җитәкчесенең котлау хатын ,ЗАГС бүлегеннән  гаилә фотосы белән бизәлгән сәгать,чәчәк букетлары, котлау наборлары  тапшырдылар. Бәйрәм кичәсе бик матур һәм истәлекле булды.