Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Девочка с Васильевского острова"-әдәби-тарихи сәгать.

    Ленинградның камалыштан чыкканына 76 ел тулды. Бу вакыйгага багышланган бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Шуларның берсе Ю.Яковлевның "Девочка с Васильевского острова" хикәясе белән бүген балаларны таныштырдым. Бу әсәр Таня Савичевага багышланган. Аннары тарихи чынбарлыктан мисааллар китердем. Бүген балалар үз күзләре белән 125 г икмәкнең-блокададагы Ленинградның тәүлек буена бирелгән ризыкның,күпме икәнен күрделәр. Тәэсире зур булды. Алдагы көннәргә тынычлык, көндәлек битләренең бары тик күңелле-тормышны һәм матур киләчәкне чагылдырган язмалар белән тулуын теләп,чарабызны тәмамладым.