"Тылсымлы бәйрәм төне"- тылсымлы тарих сәгате.
"Тылсымлы бәйрәм төне"тылсымлы вакыйгаларга бай булды. Балалар Яңа ел һәм Рождество тарихы турында тылсымлы һәм күңелле хикәя тыңладылар. Аннары соң без чынлап та серле,тылсымлы эшкә керештек: үзебезнең киләчәгебез турында "тылсымлы көчләр"дән юрарга сорадык. Бәйрәм өстәленнән алынган алмалар, серле китап битләре, төрле юрамышлар төрелгән тәмле конфетлар безгә яңа елга бик күп яхшылыклар юрадылар. Юраганнар юш килсен!