Купербашская сельская библиотека - филиал № 19

"Сабантуй" белән бергә-информина.

     Күчмә китапханәгә бу баруымда мин балаларга "Сабантуй" журналын алып бардым. 95 еллык тарихы булган бу басма әле дә бала күңелле. Аның кыскача тарихы белән таныштырдым, төрле сәхифәләренә тукталып,сөйләп киттем. Аннары балаларга балалар язган хикәя һәм әкиятләрне укыдым. Бер хикәя күптән түгел генә узып киткән Инвалидлар көненә багышланган иде. Бу чараны йомгаклап, балаларга олылар белән бергә берәр әдәби әсәр язып карарга тәкъдим иттем. Кышкы каникуллар файдасыз узмасын әле!