Культесская сельская библиотека - филиал № 18

“Җиңү китергән яз”.

     

Китапханәдә “Җиңү китергән яз”дигән әдәби-музыкаль кичә  үткәрелде.  Бу кичәгә сугыш чоры балалары чакырылды. Китапханәдә “Рәхмәт сезгә исән калганнар, онытмабыз һәлак булганнар”дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә сугыш турында истәлекләр, язучыларның әсәрләре һәм шул чорда яшәгән, эшләгән кешеләрнең фотолары белән альбом куелды.  Китапханәче күргәзмә белән таныштырды. Аннан соң сүз сугыш чоры баласы Юсупова М. га бирелде. Ул үзенең сугыш чорында ничек яшәүләре, яу кырында ятып калган, сугыштан исән кайтучы солдатларыбыз турында балаларга сөйләде. Балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Авылыбыз уртасында сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында бер минут тынлык игълан ителде. Сугыш беокайчан да кабатланмасын дигән теләктә өйләренә таралдылар.