Культесская сельская библиотека - филиал № 18

”Тик була күрмәсен сугышлар, җирдә булсын бары чын дуслык”.

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан   “Тик була күрмәсен сугышлар, җирдә булсын бары чын дуслык”дигән темага әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Китапханәче барлык кешеләрне    бәйрәм белән котлады.  Аларга сәламәтлек,  озын гомер теләде.    Бу бәйрәмгә      сугыш чоры балалары, авылдашлар, кунаклар, укучылар чакырылды.   Сугыш чоры  балалары үзләренең күргән авырлыклары, истәлекләре белән уртаклаштылар, илләребезнең тыныч булуын теләделәр. Яу кырында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәлгә венок салынды һәм бер минут тынлык белән искә алынды. Яраткан   җырчыларыбыз  Ильназ  Баһавиев, Ленар  Сәйфиев авылдашларыбызга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.          Митингта шулай ук мәгариф һәм   фән министры урынбасары Габдрахманова Гөлнара  , Үрнәк авылы җирле үзидарәсенең  урынбасары Тимашев Фәнис Илгизович катнашты.  Алар да ветераннарны бәйрәм белән котладылар.  Кичә бик күңелле үтте.