Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Тукай халык моңыннан яралган шагыйрь”.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга 130 ел тулу уңаеннан   китапханәдә “Тукай халык моңыннан яралган шагыйрь” дигән баш астында  әдәби-музыкаль  кичә үткәрелде.  Балаларны презентация буенча Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән   таныштырылды,  “Без Тукайлы халык” исемле      күргәзмәгә обзор ясалды.  Кичәдә балалар  шигырьләр сөйләделәр,  җырлар җырладылар,  әкиятләреннән өзекләр күрсәттеләр, әкиятләренә  ясаган иллюстрацияләрне карадылар, Г.Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар,   Г.Тукайның тормыш юлы,  иҗаты турында күп мәгълүмат  алдылар.   Әдәби- мыкаль кичә  “Туган тел”җыры белән тәмамланды.