Культесская сельская библиотека - филиал № 18

” Безне берләштерүче, дөньяга танытучы ул- Кино ”.

  2016 ел- Россиядә кино елы.  22 апрельдә “Библионочь» дип аталган Бөтенроссия акциясе үткәрелә.Шул  уңайдан  Күлтәс авылы китапханәсендә    яшьләр белән    түгәрәк өстәл  үткәрелде.Совет чорына кагылышлы Василий Шукшинның “Калина красная”фильмын карадык.   Китапханәдә   В.Шукшинның әсәрләре буенча китап күргәзмәсе   оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды, китап укучыларга тәкъдим ителде,   Василий Шукшинның иҗаты белән таныштырылды.   Фильмда атаклы актерлар В.Шукшин, Лидия Федосеева-Шукшина, Иван Рыжов, Мария Скворцова һәм башкалар  уйный. Фильм экранга СССР заманында 1974 елның 25 мартында чыга. Һәм ул әле дә  актуаль булып кала бирә. ”Калина красная” ни өчен шулай дип атала? Бу исемне Лидия Федосеева-Шукшина шул исемдәге җыр буенча уйлап тапкан.Ул җырны В.Шукшин белән беренче тапкыр очрашканда җырлаган була.   Фильм яшьләрдә  көчле тәэсир калдырды, чөнки ул тирән эчтәлекле, бай сюжетка корылган. Хәзерге заман фильмнарыннан бик нык аерыла.  Түгәрәк өстәл уңышлы килеп чыкты.