Культесская сельская библиотека - филиал № 18

”Җырга якын туган ягым”.

     

Китапханәдә ”Җырга якын туган ягым”  дигән темага  Бердәм мәдәният дәресе үткәрелде.  Бердәм  мәдәният дәресе музей бүлмәсендә үтте. Китапханәче туган авылыбыз һәм аның данлыклы кешеләре турында укучыларга тулы мәгълүмат бирде. Шулай ук мәгърифәтче  Ш.Күлтәси турында истәлекләр белән таныштырды. Укучылар музейда үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Укучылар өчен  Бердәм мәдәният дәресе  файдалы үтте.