Культесская сельская библиотека - филиал № 18

”Сез иң күркәм кеше икәнсез”.

         

1 сентябрь- Белем көне. Шул уңайдан”Сез иң күркәм кеше икәнсез”дигән темага ветеран укытучы белән очрашу үткәрелде. Китапханәче шул көн турында сөйләде, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Аннан соң сүзне ветеран укытучыга бирелде. Ул укучыларга үзенең эшчәнлеге турында сөйләде. Һәм беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче укучыга теләкләрен җиткерде. Беренче класс укучысы да ветеран укытучыны котлап, чәчәк букеты тапшырды. Очрашуда күп истәлекләр яңартылды.