Культесская сельская библиотека - филиал № 18

”Тукай сүнмәс йолдыз ул”.

         

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә ” Тукай сүнмәс йолдыз ул” дигән баш астында  әдәби-музыкаль  кичә үткәрелде. Кичәдә балаларны Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән китапханәче Юсупова А. таныштырды,     шагыйрьнең китапларына күзәтү ясады, шигырьләрен укыды, презентация күрсәтелде. Кичәдә балалар  шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Балалар Г.Тукайның тормыш юлы,  иҗаты турында күп мәгълүмат  алдылар.   Әдәби- музыкаль кичә  “Туган тел”җыры белән тәмамланды.