”Иң кадерле кешем”
8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан китапханәдә ”Иң кадерле кешем” дигән темага әдәби-музыкаль үткәрелде. Әдәби-музыкаль кичә китапханәче Юсупова А. җитәкчелегендә үткәрелде. Китапханәдә “Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз” дигән темага карата китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды. Китапханәче Юсупова А. әниләрне, әбиләрне,кызларны 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Кичәдә укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар,гармунда уйнадылар, әниләрен бәйрәм белән котладылар. Әдәби-музыкаль кичә бик күңелле үтте.