“И мөкатдәс Туган телем”
21 февраль – Халыкара Туган тел көне уңаеннан китапханәдә
“И мөкатдәс Туган телем” дигән темага балалар иртәсе үткәрелде. Балалар иртәсен китапханәче Юсупова А. ачып җибәрде. Ул дөньяда 700 мең төрле тел барлыгы , шул телләр арасында татар теленең 14 нче урында торуын әйтте. Һәр телнең үзенең үзенчәлеге , матурлыгы турында сөйләде.
Китапханәче чыгышыннан соң , башлангыч класс укучылары туган телебезгә багышланган шигырьләр укыдылар.
Тел белгече ,ветеран укытучыбыз Нуриева Н. балаларга туган телебезнең байлыгы турында эчтәлекле итеп сөйләде.
Китаханәче Юсупова А. “Туган телем – иркә гөлем” исемле күргәзмә белән таныштырды, күргәзмәдәге булган китаптан шигырьләр укыды. Һәм укучыларга татар телебезне яратырга , аны бозмаска , сакларга кирәклеген аңлатты , укучыларга күргәзмәдән китаплар тәкъдим итте.
Соңыннан балалар белән бергәләп Ш.Күлтәси музеена экскурсия ясалды, балалар музей белән танышты. Балалар иртәсе бик күңелле үтте.