” Ул үзенә үлмәс һәйкәл салды” .
Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан” Ул үзенә үлмәс һәйкәл салды” дигән темага карата әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәдә шул темага карата китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды. Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән китапханәче Юсупова А. таныштырды, М.Җәлилнең фронттан язган хатларын укыды . Укучылар үзләре дә М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, аның шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. Укучылар Муса Җәлил турында күп мәгълүмат алдылар. Кичә бик күңелле үтте.