Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды сүтелеп юлымда".

Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга карата   ”Әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды  сүтелеп юлымда” дигән темага   китапханәче Юсупова А. җитәкчелегендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.   Китапханәдә “Җырым белән җиңдем дошманны” дигән темага  китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды. Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән китапханәче Юсупова А. таныштырды. Укучылар үзләре дә М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар,аның шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. Укучылар Муса Җәлил турында күп мәгълүмат алдылар. Кичә  күңелле үтте.