Культесская сельская библиотека - филиал № 18

“Борынгы истәлекләребез”.

Укучыларның кышкы яллары вакытында балалар белән мәгърифәтче –галим Шәмсетдин  музеенда “Борынгы истәлекләребез”дигән темага әңгәмә үткәрелде. Музейда борынгы заманда әби-бабаларыбызның эш кораллары тупланган. Бу экспонатлар белән  китапханәче балаларны таныштырды. Һәрбер музейдагы тупланган әйберләр белән балалар кызыксындылар, үзләре дә белгән әйберләре белән уртаклаштылар. Музейда үткән әңгәмә балаларга әби-бабаларның мирасын сакларга, онытмаска кирәклеген искәртте. Укучылар музейдан күп мәгълүмат туплап өйләренә таралдылар.