Культесская сельская библиотека - филиал № 18

”Сау бул иске ел, хуш киләсен Яңа ел".

Китапханәдә”Сау бул иске ел, хуш киләсең Яңа ел”дигән темага әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кыш бабай һәм Кар кызы  балаларга мавыктыргыч Чыршы бәйрәме үткәрделәр. Балалар Кыш бабайны үзләренең матур җырлары, биюләре, шигырьләре белән шатландырдылар. Кыш бабай һәм Кар кызы да балаларның күңелләрен күрделәр, төрле уеннар оештырдылар, үзләре дә балалар белән биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар. Бәйрәм азагында балаларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр һәм Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр. Балалар шатланышып өйләренә таралыштылар.