Сабантуй -2024
Үрнәк бистәсенең матур аланлыгында Сабантуй бәйрәме үтте. Күлтәс авылы халкы да бу бәйрәмдә катнашты. Китапханәчеләр дә төрле халык уеннарын оештыручылар булдылар. Бәйрәмдә ел буе эшләгән эшебезнең нәтиҗәсен күрергә насыйп булды. Җирле үзидарә башлыгының рәхмәт хаты белән дә бүләкләндем.