"Сабантуй килә!"
Авылыбыз борынгы йолалар, гореф - гадәтләрне саклап яши. 2 июнь көнне Күлтәс авылында Сабан туена бүләк җыю йоласы оештырылды. Колга тотып, гармун моңнарын яңгыратып урам әйләндек. Изге теләкләрен теләп бүләкләрен, балаларга конфетларын биргән авылдашларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.