Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Җиңү алып килгән язлар"

8 май көнне Күлтәс авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг үтте. Тантанада тыл ветераннары, авыл халкы, укучылар,җирлек җитәкчеләре катнашты. Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр куелды, бер минутлык тынлык белән искә алдык. Килгән кунаклар, ветераннар чыгыш ясадылар. Чара концерт программасы белән дәвам итте. Күкләребез һәрчак аяз, илләребез тыныч булсын!