Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә"

«Китап – белем чишмәсе», – дип, халкыбыз юкка гына әйтми шул. Аларда күпме мәгълүмат, гыйлем чыганагы. Китап уку ул күңелгә шифалы дәва төсле. Яхшы китапны укып чыккач та, аннан аерыласы килми; кабат-кабат укыган китапларыбыз да аз түгел бит.
"Гаилә елы" уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китап укучы гаиләләрне барлау максатыннан "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" исемле иҗади бәйге игълан итте. Бәйгенең чираттагысы Мөндеш китапханәсендә үтте.
Гаиләләр бик зур әзерлек белән килеп эчтәлекле чыгышлар күрсәттеләр. Күлтәс авылы китапханәсе исеменнән авыл данын Гәләүтдиновлар гаиләсе яклады. Алар "Тарихлы гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Гаиләгезгә иминлек, тигез гомер, кайгы- хәсрәтсез көннәр теләп калам.