Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Нәүрүз"

Нәүрүз  – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.  Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. Китапханәдә киң катлау китап укучылар өчен "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Китапханәче бәйрәмне тарихы белән таныштырды. Өлкән буын апалары матур теләкләрен җиткерделәр. Яз , кояш турында табышмаклар чиштеләр, җырлы уеннар уйнадык. Соңыннан тәмле плау ашадылар , коймак белән чәй эчтеләр.