Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Борынгы һәм хәзерге Арча"

26 февральдә "Пушкин картасы" проекты кысаларында китапханәдә Арча турында тарихи экскурсия уздырылды. Чарада катнашучылар Арча районы тарихы белән таныштылар, шулай ук авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәнәгать темаларына да тукталдылар. Арча районының танылган мәгърифәтчеләре, язучылары, туристлык юнәлешләре һәм аның үсеш перспективалары турында белү кызыклы булды. Чара ахырында катнашучылар өчен кызыклы һәм танып- белү биреме әзерләнде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар, альбомнар, буклетлар катнашучыларга кайбер сорауларга җавап табарга ярдәм итте.