Культесская сельская библиотека - филиал № 18

«21 февраль - Туган тел көне »

21 февральдә китапханәдә Туган тел көненә багышланган чара уздырылды. Китапханәче бүгенге дөньяда туган телнең торышы һәм бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Балалар тел турында әйтемнәр, мәкальләр белән таныштылар. Аларга фразеологизмнар, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе һәм хәзерге кешенең сөйләмендә кулланылуы турында әйтелде. Сүзлекләр күргәзмәсе оештырылды, бөек классикларның тел турында әйткән сүзләре, беренче дәреслекләр белән таныштылар, туган телне һәм мәдәниятне иң яхшы белүчегә әдәби уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Катнашучылар биремнәрне үтәделәр, ребусларны чиштеләр. «Туган телем, иркә гөлем» дигән китап күргәзмәсен төзелде.  Китапханәче күргәзмәгә  библиографик күзәтү үткәрде.