Культесская сельская библиотека - филиал № 18

«И.А. Крылов - танылган мәсәл язучы»

13 февральдә рус публицисты, шагыйре, мәсәл язучысы, сатирик И.А. Крыловның тууына 255 ел тулды. Ул иң күп 236 мәсәл авторы буларак билгеле, алар тугыз җыентыкта тупланган. Яраткан мәсәл  язучының юбилеена әдәби сәгать үткәрелде. Чара башында катнашучыларны  язучының биографиясе белән таныштырдык, «мәсәл», «аллегория», «мораль» терминнарының билгеләмәләрен искә төшерделәр.  Балалар мәсәл  геройлары турында табышмаклар чиштеләр, һәм, әлбәттә, яраткан әсәрләрен рольләргә бүлеп  укыдылар . Әдәби сәгать ахырында И.А. Крылов мәсәлләре буенча викторина  уздырылды , шулай ук балалар язучының әсәрләре тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.