Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Солдатта булган, диләр"

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан " Солдатта булган, диләр" дип аталган тематик кичә үтте. Чарага хәрби хезмәттә булган авылдашлар чакырылды. Шунысы сөендерә өлкән солдатлар белән бергә яшьләр дә килгән иде. Кичәне оештыручы Айсылу Гарифуллина егетләребезне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде. "Хәрби часть", "Солдат хатлары", " Тугры дуслар", "Солдат ашханәсе"" тукталышларында булып , җанлы чыгышлар тыңладык. Әфган сугышында катнашкан Туйчи Ахмедовның , Белоруссиядә хезмәт иткән Рафаэль абый Йосыповның, Ерак Көнчыгышта булган Рафаэль абый Хайруллинның, Үзбәкстанда хезмәттә булган Фаил абый Шәвәливның, Рязаньда хезмәт иткән Фәнис Хәсәновның, Саратовта хезмәттә булган Муса Садыйковның, Түбән Новгородта хезмәт иткән Гаяз Закировларның чыгышларын тын да алмыйча тыңладык. Рафаэль абый белән Рима апаларның оныгы Дима махсус хәрби операциядә булып кайтты. "Кайтмады шул бәйрәмгә, сөйләргә тырышмый шул , диде Рима апа оныгы турында. Лилия һәм Фаил Шәвәлиевларның җырлары, Рафаэль абый Хәйруллинның гармунда уйнавы бәйрәмгә ямь өстәде. "Яшь буын өчен бу кичә бик зур тәрбияви әһәмитькә ия , диде Рафаэль абый Йосыпов. Илебезнең иминлеген саклау , Ватаныбызга тугрылыклы булу безнең изге бурычыбыз. Рәхмәт чакыруыгыз өчен. Бик җылы очрашу булды , диде ул. Барлык килгән солдатларга, тамашачыларга олы рәхмәтемне җиткерәм.Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына булсын.