Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Бөек Сталинград"

2 февральдә Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә багышланган Россиянең Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Күлтәс авыл  китапханәсендә "Бөек Сталинград" дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды . Чара «Сталинград сугышы» турында кыскача тарихи экскурсия белән башланды, ул шул куркыныч еллар истәлеге, Сталинградны саклаучыларның бөек батырлыклары, Сталинград өчен канкойгыч сугыш, солдатларыбызның , шәфкать туташларының батырлыклары турында сөйләдек. Сугышның төп этаплары турында видеороликлар күрсәтелде, утлы көннәр турында шигырьләр укыдылар. Презентация ярдәмендә катнашучылар Бөек сугыш хөрмәтенә төзелгән тарихи һәйкәлләр-Мамаев курганы, музей–панорама, Павлов йорты белән таныштылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.