Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Тату гаилә - ил терәге"

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. "Гаилә елын бердәм ачу көне" уңаеннан " Тату гаилә - ил терәге " дип аталган чара үтте. Китапханәче чараны презедентыбызның указы , алда башкарылачак эшләр белән таныштырып башлап җибәрде. Гаилә кыйммәтләрен, ныклыгын күрсәткән мәкальләр, әйтемнәр белән таныштырды. Укучылар гаилә әгъзаларына багышлап язылган шигырьләр укыдылар. Иң кадерле мирас — ул әлбәттә гаилә  ядкарьләре. Буыннан буынга килгән бишек тарихы, бишек җырлары белән беррәттән бәйрәм кичәсенә рухи җылылык өстәде. Ялыкмас өчен төрледән — төрле уеннар белән мавыгып, гаилә тормышында кирәк булган киңәшләр белән уртаклашып, кичәбезнең күңелле үткәне сизелмәде дә.