Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Чыршы янында"

4 гыйнвар көнне балалар өчен "Чыршы янында" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрдек. Нәни дусларыбыз янына Кар кызы, Кыш бабай , әкият геройлары да килде. Балалар бик теләп Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр:җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Кыш бабай белән бергә төрле кызыклы уеннарда да катнаштылар. Барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.