Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Хуш киләсең, Яңа ел!"

Яңа ел тылсымлы, күңелле бәйрәм. Яңа елны бүләкләр, уеннар, җырлар, биюләр өчен көтәләр. Авыл клубында киң катлау укучылар өчен  "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрдек. Китапханәче  чараны бәйрәмнең тарихын сөйләп башлап җибәрде. Укучылар бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар, Бәйрәм җыр, бию белән чиратлашып барды.