Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Конституция -илебезнең төп законы"

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Моннан 30 ел элек 1993 елның 12 декабрендә, Россия дәүләтенең язмышын хәл иткән вакыйга булды. Аның күпгасырлык тарихында беренче мәртәбә бөтенхалык референдумында яңа Россиянең Төп законы кабул ителде. Бүген Төп законның “беренче данә”се Кремльдә дәүләт башлыгы китапханәсендә саклана.Шул уңайдан "Конституция -илебезнең төп законы " дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.Киң даирә китап укучылар өчен булган күргәзмәдә конституциягә кагылышлы материаллар урын алды.