"Йөрәктән-йөрәккә"
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Яңа Чуриле психоневрология интернатында "Йөрәктә - йөрәккә" дип исемләнгән программа белән чыгыш ясадык. Матур җырлар, дәртле биюләр, шигырьләр белән үрелеп барган чараны бик җылы кабул иттеләр. Эчкерсез рәхмәтләрен җиткерделәр.