Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Әнием-кадерлем!"

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе-һава торышына карамастан, елның иң җылы көне-Әниләр Көне. Бу көнне һәркем җирдәге иң якын кешесе — әнигә җылылык һәм кайгырту, игътибар бирергә тырыша. Күлтәс авыл китапханәсендә дә клуб белән берлектә әниләргә багышланган чара узды . Әни турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Бәйрәмгә килгән әниләр дә хатирәләре белән уртаклаштылар. Аларның тапкырлыкларын да тикшердек.Китап күргәзмәсенә куелган китапларга күзәтү ясалды. 
Кадерле әниләребез! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Кайгы-хәсрәтсез көннәр, балалар игелеге, сәламәтлек теләп калабыз.