Культесская сельская библиотека - филиал № 18

«Мин яратам сине, туган ягым!»

Нинди генә булса да һәр кеше өчен үзенең туган ягы кадерле. Бигрәк тә балачак хатирәләрен кеше гомере буе онытмый. Китапханәдә «Мин яратам сине, туган ягым!» дигән тарихи-әдәби сәяхәт үтте. Чара башында китапханәче катнашучыларга авыл тарихы турында сөйләде. Музей почмагына экскурсия үткәрелде. Балалар авылның тарихын тудыруда катнашкан , дан-шөһрәт казанган, байлыкларын арттырган кешеләр турында белделәр, көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Аннан соң «Ә сез үз авылыгызның тарихын беләсезме?» дигән экспресс-викторинасының биремнәрен үтәделәр, туган авылларына багышланган шигырьләр, китаплар белән таныштылар.