Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Икмәк булса, бар да була"

16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. «Икмәк булса, бар да була» дигән мәгълүмати - танып белү сәгате нәкъ менә шушы темага багышланды. Икмәк-кешенең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге символы. Ул башка ризыклар арасында аерылып тора, һәрвакыт өстәл түренә  куела, туендыручы дип санала. Балаларга икмәк, аның кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сакчыл мөнәсәбәте, икмәк белән бәйле гореф-гадәтләр турында мәгълүмат бирелде. Безнең халык бу кыйммәтле продуктка һәрвакыт ярату белән һәм сакчыл карады, ләкин, кызганычка каршы, безнең үсеп килүче буын кайвакыт икмәкнең чын бәясен оныта. Балалар безнең өстәлгә икмәкнең күп һөнәр ияләренең авыр хезмәте аркасында  килүен белделәр. Күргәзмә белән таныштылар, анда бөртекле культуралар төрләре тәкъдим ителде.