Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Өлкәннәребез иҗаты"

1 октябрь көнне өлкәннәр һәм укытучылар көне унаеннан оештырылган "Өлкәннәребез иҗаты " дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә башында ветераннар советы рәисе Кәлимуллина Р.Ш. өлкәннәрне котлады. Гөлзада апа да изге теләкләрен җиткерде. Аларга бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. Кичәбез шигырьләр , котлау сузләре һәм матур жырлар белән үрелеп барды . Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар. Кичәбезгә берсеннән - берсе сәләтле апа-абыйларыбыз килгән иде. Рәзинә , Гөлсинә , Әнисә , Гөлшат апалар күңелгә үтеп керә торган шигырьләр укыдылар. Кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды. Анда апаларыбызның күңел җылысын биреп чиккән, бәйләгән эшләре урнаштырылды. Әюп абый Фатыховның моңлы җыры алкышларга күмелде. Ветеран укытучыларыбызны олылап Эльмира Шамсутдинова җыр башкарды. Гармун моңнары да кичәбезгә ямь бирде. Рафаэль абый Хайруллин гармунда уйнап, килгән тамашачыларны җырлатты. Альмира Фатыхова, Чулпан Гәләүтдинова , Лилия һәм Фаил Шәвәлиевлар чыгышы өлкәннәребезгә бәйрәм сәламе булып яңгырады. Ветеран укытучыларыбыз Гөлшат Хисматуллина , Наилә Нуриева, Нурдидә Шәяхметова, Фәнзия Йосыповалар хәтирәләре белән уртаклаштылар. Сый-нигъмәтле чәй өстәле артында килгән тамашачы җылы аралашып, фикер алышты. Мондый чаралар боек күңелләргә ямь бирә, борчуларны оныттыра, мәшәкатьле тормышка рухи байлык бирә, дуслыкны ныгыта. Саулыкта, бердәмлектә очрашырга язсын дип,саубуллаштык. Тамашачыларның Рәхмәт сүзләре эшебезнең нәтиҗәсе булды. Барчасына зур рәхмәт белдерәбез.