Культесская сельская библиотека - филиал № 18

“Телефон нәрсәсе белән куркыныч”

Бүгенге көндә күпчелек кешеләрнең, бигрәк тә яшүсмерләрнең, тормышы мобиль телефонсыз күз алдына да китереп булмый. Аның киң мөмкинлекләре (Интернетка чыгу, фото һәм видеокамера, mp3 плеер һәм һ.б.) шулкадәр җәлеп итәләр ки, телефоннан бер минут та аерылмыйлар. Ә менә телефонның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында бик аз кеше уйлый. Китапханәдә куркынычсызлык “Телефон нәрсәсе  белән куркыныч” дип аталган чара  үткәрелде. Чара барышында балалар кәрәзле элемтә системасының нәрсә икәнен, аның уңай һәм тискәре якларын, шулай ук кәрәзле телефоннарны куллануның кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүен белделәр. «Мобиль куркыныч» видеофрагментын караганнан соң, чарада катнашучыларга телефонны дөрес куллану, кәрәзле телефонның зарарлы тәэсиреннән саклану чаралары һәм мобиль этикет кагыйдәләре турында киңәшләр бирелде.