Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Авылымда гармун моңнары"

Татар халкы  үз итә гармунны. Гадәттә, күңеле чиста, моңлы кеше генә гармун уйнарга өйрәнә ала, диләр. Бу сүзләрдә берникадәр хаклык та бардыр, чөнки уен коралларында уйнарга өйрәнү өчен теләк кенә түгел, сабырлык, ихтыяр көче, үҗәтлек кирәк. Ни хикмәт, күпләргә бу талантны Аллаһ үзе бирә. Безнең Күлтәс  авылы да элек-электән оста гармунчылары белән дан тота. Авылдашлар ярдәме белән гармунчыларның исемлеге төзелде. Бер Күлтәс авылыннан 46 гармунчы чыккан! Шуларның 25е вафат, ә калганнары әле дә кулыннан гармунын төшерми. 19 август көнне Күлтәс  авылында менә шул гармунчыларны берләштергән, “Авылымда гармун моңнары” дип аталган бәйрәм үтте.  Бәйрәм программасы бик бай иде, ул авылның үзешчән сәнгать осталары чыгышлары, уеннар, шигырьләр  белән үрелеп барды, онытылмас тәэсирләр калдырды.Чараны алып баручылар Фәнис Тимашев һәм Миләүшә Тимергалиева ачы җибәрде. Чулпан Галаутдинова үзенең  матур җыры белән кунакларны  сәламләде.  Милли йолаларыбызны искә төшереп  бәйрәм фольклор күренеш белән башланып китте. Мәйдан уртасына гармунчылар чыкты. Авыл моңга күмелде. Гармунчыларыбызны килгән җитәкчеләр  дә сәламләде. Күлтәскә багышлап бик матур шигырь язган Дамир Нуриәхмәтов, шул шигырьгә көй иҗат иткән Илгиз Баязитов та бәйрәмебез кунагы булдылар. Бәйрәмдә Күлтәскә багышылап язылган җыр да яңгырады.  96 яшен тутырган Гарәфетдин абый Зиннуровның чыгышы алкышларга күмелде. Мәйданда гармун моңы тынып тормады. Кечкенәдән гармун моңнарына гашыйк Рафаэль абый Хайруллин үзе генә уйнап калмыйча, Күлтәс апаларын да җырлатты. Илфат Шавалиев, Әюп Фатыхов , Алмаз Мөбәрәкшин, Фаил Шәвәлиев үзләре яраткан көйләрен суздылар, җырлар башкардылар. Гармун моңнарына гашыйк балаларның булуы тагын да сөендерә. Сәгыйдулла абыйның оныгы Кәримнең уйнавы күпләрне сокландырды. Оста гармунчыларның берсе Загидуллин Илсур абый, хатын-кыз гармунчылар-Әнисә, Нурия апалар бәйрәмебез кунаклары булдылар. Күрше авыллардан килгән гармунчылар да чыгыш ясадылар. Тормышыбызга техника көннән- көн ныграк үтеп кергән заманда халык көйләре онытылмасын, гармун тавышлары тынмасын, үсеп килүче буын үз халкының үткәнен һәм мәдәниятен онытмасын дисәк, мондый күркәм бәйрәмнәр үткәрү бик кирәк. Чөнки үзәк өзгеч моңны, сүнгән күңелләрне дә җилкендерерлек дәртне, кайгыларны оныттырырлык шаянлыкны, тәндәге ару-талуны куып чыгара алырлык сихри көчне бары тик гармун гына бирә ала. Мондый чара дәвамлы булсын, катнашучылары ел саен артып торсын иде.