Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Бөек илебезнең төп флагы"

22 августта Күлтәс авылы китапханәсендә "Бөек илебезнең төп флагы"дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара Россия флагына багышланган җырдан башланды. Китапханәче барлык катнашучыларны XVII-XVIII гасырлар чигендә ак-зәңгәр-кызыл флагның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балаларга Россиянең дәүләт символлары тарихы, флагның һәр төсе һәм аның һәр граждан тормышында әһәмияте турында сөйләде. Россия Дәүләт Флагы-безнең горурлыгыбыз. Ватаныбызның бәйсезлеге һәм бөеклеге символы. Ул безнең чиксез Ватаныбызның, аның авыр язмышын, данлы үткәнен символлаштыра. Туган ил турында шигырьләр укыдык. Теләге булган һәркем «Россиянең дәүләт символлары» дигән кызыклы викторинада катнаша алды һәм рәсемнәр ясады.