Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Без наркотикларга каршы"

26 июньдә наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында 23 июньдә укучылар белән "Без наркотикларга каршы"дигән әңгәмә үткәрдек .  Балаларга электрон презентация тәкъдим ителде, аның ярдәмендә алар файдалы гадәтләрне һәм сәламәтлек өчен иң куркыныч зарарлы гадәтләрне , мәсәлән, тәмәке тартуны, алкогольне, наркоманияне һәм токсикоманияне искә төшерделәр. Наркоманиягә каршы көрәшкә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәгә күзәтү ясалды.