Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"22 июнь. Сәгать 4 тә..."

1941 елның 22 июне - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн.
22 июнь илебез өчен иң кайгылы, ачы күз яшьле, фаҗигале көн. Бу көн сугышка китеп, туган ягына әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу, Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарын күнелләребездә яңарту көне. “ Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмады” сүзләре үзенең әһәмиятен бүген дә югалтмый.
Бу көнне Күлтәс авыл китапханәсендә балалар катнашында хәтер сәгате үтте. Балалар иң зур сугышлар: Мәскәү, Сталинград һәм Курск сугышлары, партизан отрядлары, фронт, яшь һәм батыр сугышчыларыбыз турында белделәр. Балалар шулай ук сугыш турында шигырьләр укыдылар, оригами ысулы белән йолдыз ясадылар.