Культесская сельская библиотека - филиал № 18

"Хәзинә тапкан әдип"

17 май көнне язучы Гариф Ахунов иҗатына багышланган "Хәзинә тапкан әдип" исемле әдәби-музыкаль кичәдә катнаштык. Әлеге кичә "Милли мәдәният - саекмас чишмә" район бәйгесе кысаларында оештырылды. Урта Пошалым һәм Күлтәс китапханәләре чыгыш ясады. Кичәне оештыруда көче кергән барлык катнашучыларга , эшебезне җылы кабул иткән җитәкчеләребезгә, безне хөрмәт итеп килгән тамашачыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.